Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Клаудия Кардинале белән Эммануэль Беар Казанга «Алтын мөнбәр» фестивалена килергә җыена
Европа кинематографиясе йолдызлары мөселман киносы фестиваленда катнашырга ризалыгын биргән
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Европа кинематографиясе йолдызлары Клаудия Кардинале белән Эммануэль Беар Казанда үткәрелә торган «Алтын мөнбәр» V Халыкара мөселман киносы фестиваленда катнашырга ризалыгын биргән.
Хәзерге вакытта фестивальны оештыручылар Омар Шәриф белән шул мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып бара, аның жюри рәисе булуы да бик мөмкин икән. Фестивальның http://www.mfmk.ru/ рәсми сайтында исә дирекциягә әлегә 18 илдән 100дән артык нәфис һәм документаль фильм алынуы турында әйтелә һәм анда катнашуга заявкалар 25 августка кадәр кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз