Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Клара Хәйретдинова Хәйдәр Бигичев турында: Бөек һәм күпкырлы җырчы иде, ләкин иртә китте
13 ноябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Калеб» яңа буын җыены «Кайтаваз» концерт цикллары кысасында ТАССРның халык артисты Хәйдәр Бигичевка багышланган концерт оештырды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Клара Хәйретдинова җырчы белән бәйле хатирәләрен «Интертат» журналистына сөйләде.
«Хәйдәр миннән бер курска югарырак иде, әмма 1 елга академик ял алу сәбәпле, без аның белән бергә укып бетердек. Аны 4 нче курстан соң ук театрга солист итеп алган иделәр, ә мин 2 ел филармониядә эшләдем, аннары гына театрга эләктем. Бергә эшләдек: үзебезнең республика буенча да, башка төбәкләргә дә бик күп концертларга бергә йөрдек. «Отелло», «Наемщик», «Пиковая дама» кебек зур-зур спектакльләрдә дә эшләдек. Кызганыч, бик иртә китте... Тормышта шулай да була икән.
Аның истәлегенә шундый концерт оештырылуы бик күңелле. Ул – бик зур, бөек һәм күпкырлы җырчы иде. Аның кебек тавышлы кешеләр дөньяда бик сирәк туа, алар бармак белән генә санарлык, һәм аның кебек тавышлы егетләрне күрмим әле мин.
Тормышта да ул бик гади кеше иде. «Мин кем?» – дип беребез дә йөрмәде, бик матур эшләдек», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз