Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Клара Таҗетдинова: “Югары уку йортларына керә алмаган абитуриентлар өчен башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә урын бар”
Быел ТР башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә барлыгы 14 мең 673 гариза тапшырылган
(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Республика буенча башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә барлыгы 14 мең 673 гариза тапшырылган. Казан буенча әлеге уку йортларына кабул ителгән гаризаларның гомуми саны 4250 не тәшкил итә. Әйтергә кирәк, быел башлангыч һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортларында укырга теләүчеләр буенча берникадәр үсеш күзәтелә. 2011 нче елның 13 нче августына барлыгы 11462 гариза бирелгән булган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында абитуриентларны төрле уку йортларына кабул итү йомгакларына багышланган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.
Гариза бирүчеләрнең 9641 е – төп гомуми белемгә ия затлар. Урта (тулы) гомуми белемле, ягъни 9 нчы сыйныфны тәмамлаган затлар тарафыннан 4352 гариза тапшырылган.
Клара Таҗетдинова билгеләп узганча, иң күп гаризалар түбәндәге белгечлекләр буенча теркәлгән: пешекче-кондитер – 1088 (9 класслар базасында – 686, 11нче клас базасында – 398); автомобиль транспортына техник тикшерү һәм ремонт буенча – 1073, авыл хуҗалыгы производствосында тракторист-машинист юнәлеше буенча – 673, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе – 545, бина һәм корылмаларның төзелеше һәм эксплуатациясе – 544, эретеп ябыштыручы – 490, автомеханик – 461, менеджмент – 290, икътисад һәм бухгалтер учеты – 289, авыл хуҗалыгы механизациясе буенча 267 гариза тапшырылган. Алардан соң “коммерция”, “машина төзелеше технологиясе” белгечлекләре бара. Ә менә “Балта остасы”, “Электр җиһазын монтажлау, көйләү һәм эксплуатацияләү” юнәлеше буенча 3 гариза бирелгән. “Зоотехния”, “Аппарат һәм программа тәэминаты”, “Радиотехник мәгълүмати системалар” белгечлекләре буенча бер гариза да кабул ителмәгән.
Казан буенча башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул ителгән гаризаларның гомуми саны 4250 не тәшкил итә.
“Югары уку йортларына теге яки бу сәбәпләр аркасында эләгә алмаган абитуриентлар өчен башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә 2 меңгә якын бюджет урын калды. Урта һөнәри белем бирү оешмаларына алар конкурс нигезендә, ә башлангыч һөнәри белем бирүче уку йортларына абитуриентларның гаризалары буенча кабул ителә. Алар бер ел укып, азмы-күпме һөнәр үзләштерә тора ала”, - дип билгеләп узды Клара Таҗетдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз