news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Клара Миңнуллина: Роберт «Әдәби марафон» бәйгесе бүләкләү тантанасына рухланып бара иде

Бүген «Пирамида» үзәгендә «Әдәби марафон» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында халык шагыйре Роберт Миңнуллинның шигырьләреннән өзекләрне барлаган китап сөючеләрне бүләкләделәр.

Төрле районнардан активистларны сәхнәгә чакырдылар. Аларны тәбрикләргә Роберт Миңнуллинның тормыш иптәше Клара Миңнуллина килгән. Аңа Татнетны үстерү фондының башкарма директоры, «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин шалтыратып, Роберт Миңнуллин шигырьләрен китап сөючеләр яратып укыганын әйтеп чакырган.

«Әлбәттә, Монда мин түгел, Роберт басып торырга тиеш иде. Ул ел да шушы бәйгегә рухланып бара иде. Мондый чараларга барып, үзенә бер стимул алып, күтәренке рух белән кайта иде. Иҗат белән шөгыльләнгән яшьләр, шигъриятне, әдәбиятны яраткан кешеләр белән очрашырга ярата иде. Андый чараларан калмый иде», - диде Клара Миңнуллина.

Ул мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре саны кыскарган чорда Роберт Миңнуллинның бик борчылганын искәртте. «Клара, минем китап кирәк булырмы икән? Укырлармы икән? Кемгә кирәк булыр икән? Ул сыйфатлы шигърият халык арасында таралсын иде. Шөкер, «Тәртип», «Китап» радиоларында шул шигырьләрне яңгыраталар. Робертның хыялы тормышка аша шикелле: хәзер шигырьләрне артистлар да күп укый», – диде чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100