Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Клара Ишбүләкова «Идел»нең яңа саны турында: Журналны уку өлкән яшьтәгеләр өчен дә кызык
ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты, Татар опера һәм балет театры солисты Идеал Ишбүләковның хатыны Клара Ишбүләкова «Идел» журналының өлкән яшьтәгеләр өчен дә кызыклы булуын әйтте.
«Идел» журналын 1990 елларда да укып бардым. Яңартылып чыккан журналны уку өлкән яшьтәгеләр өчен дә кызык. Камиллеккә чикләр юк. Мин бу күренешкә уңай карыйм. Үзем дә опера җырчысы, иҗат кешесе буларак, мәдәният өлкәсендәге яңалыкларны күзәтеп, алар белән танышып барам. Яшьләрдән артта калып булмый. Хәзерге вакытта үзем дә тик тормыйм, Винера Ганиевадан вокал дәресләре алам, - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул журналның яңа санын ачык һавада Казанның үзәгендә тәкъдим итүне уңай бәяләде. «Тәэсирләндем, миңа бик ошады», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз