news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Клара Цеткин урамында дрон һөҗүменнән зыян күргән йортны капиталь ремонт планына кертәләр

Казандагы Клара Цеткин урамында БПЛА һөҗүменнән зыян күргән күпкатлы йорты капиталь ремонт планына кертәчәкләр. Бу хакта оператив штабның туры элемтәсе вакытында Казанның Мәскәү һәм Киров районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков әйтте.

«Казан башкарма комитеты Клара Цеткин урамындагы 33 һәм 34 йортта яшәүчеләрне эвакуацияләүне оештырды. Хәзерге вакытта махсус хезмәтләр йорт чормасындагы шартлау куркынычы булган снарядны тикшерә һәм утильләштерә, шуннан соң җылылыкны торгызу эшләре планлаштырыла», – диде Владимир Жаворонков.

Казан мэры йөкләмәсе буенча, зыян күргән фатирларда түбәләрне тиз арада төзекләндерү өчен көчләр һәм акча әзерләнгән.

«31 нче йортны (БПЛА һөҗүменнән зыян кергән – редакция искәрмәсе) капиталь ремонт планына кертү эшләре бара», – дип өстәде ул.

Эвакуцияләнгән кешеләрне шәһәрдәге кунакханәләргә урнаштырганнар, диде район башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot