news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Клара Булатова Разил Вәлиев турында: Шигырьләрен яттан сөйләп бирә алам

Шагыйрь Разил Вәлиевның «Еллар аша сөйләшү» дигән әдәби-музыкаль кичәсе булды.

Клара Булатова Разил Вәлиев турында: Шигырьләрен яттан сөйләп бирә алам
Зилә Мөбәрәкшина

Шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Клара Булатова язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның шигырьләрен яттан сөйли алуын әйтте.

«Разилнең шигырьләрен яттан беләм. Юбилей кичәсенә аны хөрмәт итеп килдем. Түбән Кама аның туган ягы, туган як һәрчак үзенә тарта ул», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә шагыйрьнең Түбән Кама шәһәрендә «Еллар аша сөйләшү» дигән әдәби-музыкаль кичәсендә.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин Разил Вәлиевны «җирлегебезнең йолдызы» дип атады. «Разил Вәлиев кайда гына булса да, шушы җирлекнең кешесе, Ташлык авылы баласы булып калды. Эш-гамәлләренә килгәндә, аны әйтеп бетереп булмас иде. Мөмкинлекләр күп булса да, тормышын кем ничек куллана бит: кемдер үзе өчен, кемдер ватан, халык, теле, мирасы өчен куллана. Сез һәр юнәлештә үз эзегезне калдыргансыз», - диде ул.

«Кулымнан килгәнне барысын да эшләргә тырыштым. Ләкин мин аны беркайчан да үземә дан эшләр өчен, нәрсәдер күрсәтер өчен эшләмәдем. Мин бары тик бурычымны гына түләдем, чөнки мин авылдашларым, туганнарым, халкым һәм республика алдында бурычлы. Әгәр мин сезнең каршыда басып торам, мине зурлыйлар икән, димәк, минем бурычым бик зур. Кылган гамәлләрем шушы бурычларны түләүдән тора», - диде Разил Вәлиев иҗади кичәсендә.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Разил Вәлиевны татар халкының зур шагыйре, прозаигы, драматургы, публицисты дип бәяләде. «Язучының кем икәнен белергә теләсәң, китапларын укырга кирәк. Аның әсәрләрен укыганда, тормыштагы кебек үк, игелекле, һәрвакыт кешегә ярдәм итәргә торучы шәхес күз алдына килә. Татарстан Дәүләт Советында депутат булганда ул гозер белән килгән бик күп кешегә ярдәм итте», - диде ул.

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллыдагы оешмасы рәисе Факил Сафин әйтүенчә, Разил Вәлиев оешманың иң авыр елларында җитәкчесе итеп билгеләнә. «Разил абый оешманы дүрт ел дәвамында аякка бастырып, тиешенчә эшне корып безгә тапшырды. Без һәрвакыт Разил абыйны үзебезгә үрнәк итеп алабыз. Без аңа рәхмәтле», - диде ул.

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев Разил Вәлиевны гаҗәп оста телле кеше булуын әйтте. «Бервакыт Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев язучыларны кунакка чакырган. Шунда Разил Вәлиев: «Көн дә шулай килер идек, Минтимер Шәрипович, безнең эш бар шул», - дип әйткән. Разил турында бик күп сөйләп булыр иде», - диде ул.

«Разил абый безне балачактан ук гамьле сүзе белән тәрбияләп, безне дөньяны, яшәешне өйрәтеп, күңелебезгә милли гамь салып тәрбияләгән икән. Безнең кулга каләм алуыбызда аның иҗатының, матур сүзенең роле зур», - диде язучы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина.

ТАИС оешмасы җитәкчесе, язучы-драматург Хәбир Ибраһимов Разил Вәлиевның төп сыйфаты – ярдәмчел булуында, дип билгеләп үтте. «Үз мисалымны сөйләп үтәсем килә. ТАИС оешмасы – авторларның хокукларын яклау оешмасы. Проблема килеп чыккач, бөтен кеше бездән йөзен чөерде. Разил абый безгә ярдәм кулы сузды. Заманында Туфан Миңнуллин саклап калган шушы оешманы кабат саклап калырга ярдәм итте», - диде ул.

Кичәдә шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, хатирәләреннән истәлекләр сөйләнелде, экранда гаилә архивыннан фотолары күрсәтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100