news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әкият” театрында балалар өчен кыш көне “Татарча дискотека” программасы куелачак

Программаны чыршы бәйрәмендә тәкъдим итәчәкләр.

“Әкият” театрында балалар өчен кыш көне “Татарча дискотека” программасы куелачак
архив

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татар дәүләт “Әкият” курчак театры балалар өчен “Татарча дискотека” дигән программа тәкъдим итәргә җыена. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта театрның баш режиссеры Илгиз Зәйниев сөйләде.

“Безнең композитор Эльмир Низамов белән проектыбыз бар, ул – “Татарча дискотека”. Әлегә исемен төгәл белмим, уйлап бетерәсе булыр. Анда балалар өчен татарча җырлар һәм төрле хәрәкәтләрдән торган биюләр булыр дип көтелә. Бәйрәм театрның фойесында узачак. Бәлки, презентациясен чыршы бәйрәмендә уздырырбыз”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100