news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Әкият" театры баш режиссеры 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Илдус Зиннуров “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында 1977 елдан баш режиссер вазифасын башкара.

 (Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). 23 ноябрьдә Казанда “Әкият” Татар дәүләт курчак театры баш режиссеры, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуровның 70 яшьлек юбилеена һәм иҗади эшчәнлегенең 50 еллыгына багышланган иҗади кичә узачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Җыр һәм биюләр белән үрелеп барачак бәйрәм кичәсендә спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, юбилярны дуслары, кунаклар котлаячак,

Илдус Зиннуров “Әкият” театрында 1977 елдан баш режиссер вазифасын башкара. Шушы үткән еллар эчендә ул рус һәм татар телләрендә 100гә якын спектакльне сәхнәгә куйды. Казан театр училищесында тугыз курсны укытып чыгарды, әле дә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында белем бирә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot