news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында Равил Бохараевны искә алачаклар

Искә алу кичәсе 4 апрельдә 16.00 сәгатьтә башлана.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында Равил Бохараевны искә алачаклар
Михаил Захаров

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театры күренекле шагыйрь һәм драматург Равил Бохараевны искә алу кичәсе уздыра. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Искә алу кичәсендә шагыйрьнең иҗатташ дуслары, фикердәшләре булган сәнгать әһелләре катнаша. Кичәдә Равил Бохараев спектакльләреннән өзекләр күрсәтеләчәк.

  • «Әкият» татар дәүләт курчак театры Җәлил һәм Тукай премияләре лауреаты Равил Бохараевның дүрт пьесасын сәхнәләштергән. Аның берсе - «Волшебные сны Апуша» әле дә театр репертуарында. Спектакль Тукайның «Су анасы» һәм  «Шүрәле» әкиятләренә нигезләнгән.
  • Равил Бохараев 1951 елда Казанда туа. 2012 елда Лондонда вафат була.

Искә алу кичәсе 4 апрельдә була. Башлана 16.00 сәгатьтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100