Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Әкият” Татар дәүләт курчак театры 80 еллык юбилеен бәйрәм итә
ТР Президенты исеменнән курчак театрының яшь артистларына чит илдә стажировка узарга сертификат тапшырылды
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Әкият” Татар дәүләт курчак театры 80 еллык юбилеен бәйрәм итә. Театр хезмәткәрләрен тәбрикләргә тантаналы чарага ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТӨРЕКСОЙ Генераль секретаре Дюсен Касеинов килгән иде.
Бәйрәм программасы театр эшчәнлегенең чишмә башыннан алып, бүгенге көнгәчә тарихы турындагы күп санлы фотосурәтләр урын алган видеоязма белән ачылды.
Айрат Сибагатуллин котлау чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикнамәсен укыды. “Күп кенә буын вәкилләренең тырышлыгы, иҗат әһелләренең үз эшенә тугрылыгы белән республикада инде берничә дистә ел чып-чын курчак сәхнә сәнгате үзәге үсеш ала. Театрда иң яхшы милли-рухи-мәдәни традицияләр сакланып килә, шул ук вакытта актуаль темаларны эзләү дәвам иттерелә. Моның нәтиҗәсендә, театрның репертуары киңәеп, бөтен дөнья халык әкиятләре һәм заманча классик әсәрләр дә сәхнәләштерелә...Сез яшь буынны могҗизалы театр дөньясына алып кереп, игелекле эш башкарасыз, республика, илебезнең киләчәген тәрбияләүдә үзегездән саллы өлеш кертәсез. Сезгә мөһим эшегездә уңышлар, яңа идеяләр, аларны сәхнәдә уңышлы чынга ашыруны, тамашачылар игътибарын телим...” – дигән юллар бар Рөстәм Миңнехановның котлау хатында.Республика башлыгы юбиляр театрга бүләк тә әзерләгән. Министр ТР Президенты исеменнән курчак театрының яшь артистларына чит илдә стажировка узу өчен сертификат тапшырды. Айрат Сибагатуллин, шәхсән үз исеменнән, “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының илдә генә түгел, Россия күләмендә иң яхшыларның берсе булуын ассызыклап үтте. “Заманында театрга нигез салган, театр белән хезмәттәшлек иткән шәхесләр аның бүгенге кыяфәтен күреп, нәрсә диярләр иде икән?” – диде министр. Ул театрның балалар күңеленә генә түгел, олылар йөрәгенә дә мәрхәмәтле әкият керткәне өчен рәхмәтен җиткерде.
Алга таба театр хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Театр сәнгатенә лаеклы өлеш керткәне, күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен Татарстанның халык артисткасы Сания Каюмовага ТР Президенты Рәхмәт сүзе җиткерелде. Курчак йөртүче бер төркем артистларга ТР Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе тапшырылды. Театрның тагын берничә артисты, хезмәткәре ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
ТР Премьер-министры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов исеменнән юбиляр театр әһелләрен министр урынбасары Лариса Сулима котлады. “Мәгариф һәм мәдәният һәрвакыт янәшә атлады, әлеге ике тармак киләчәктә дә гражданнарны лаеклы тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертсен иде”, - дигән теләген җиткерде Л.Сулима. Ул балаларны әкият дөньясы аша тәрбияләүче театр вәкилләренә мөһим эшчәнлекләре өчен рәхмәтен ирештерде.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова Казан мэры Илсур Метшин исеменннән тәбрикләде. Котлауда театрның даны еракларга таралуы, аның исеме илнең башка шәһәрләрендә, дөньяның башка илләрендә дә танылуы, театрның искиткеч яхшы премьералар белән сөендерүе ассызыклап үтелгән. Н. Гречанникова “Әкият” курчак театрының Казан шәһәренең Мактау китабына кертелүе турында таныклык тапшырды.
Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән дә котлау юллары укылды. Сүз уңаеннан, алып баручы тарафыннан билгеләп үтелгәнчә, театрның нигез ташын салып, төзелешкә старт биргән вакытта, ул елларда республика Президенты булган, бүгенге көндә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев театр сәхнәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әкиятләре сәхнәләштерелүен теләгән. Шул нисбәтттән, бүген Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятеннән күренешләр күрсәтелде. Шулай ук “Өч кыз” әкиятеннән өзекләр тәкъдим ителде.
Бәйрәм барышында “Әкият” курчак театрының спектакльләргә көйләр иҗат итүче композиторлар һәм шигырьләр язучы шагыйрьләр белән тыгыз багланышларда булуы билгеләп үтелде. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис театрның курчаклар күңеленә үтеп кереп, алар телендә аралаша белү осталыгына өйрәтүен ассызыклады.
Бәйрәм чарасы Айдар Фәйзрахманов исемендәге Дәүләт фольклор ансамбле, ТРның халык артисты Резеда Галимова, “Шарм” балалар хореографик ансамбле һәм башка чыгышлар белән үрелеп барды.“Әкият” курчак театрын тәбрикләргә шулай ук Казанда эшләүче барлык театрлар, Кама аръягы зонасы театрлары, шулай ук Ульяновск, Самара, Баку, Чабаксар шәһәрләре театрлары вәкилләре килгән.
Театр директоры Роза Җаббарова журналистларга ышандырганча, театр югары профессиональ дәрәҗәдәге яңа спектакльләрне сәхнәгә чыгару эшчәнлеген һәм алар белән фестивальдә катнашуын дәвам иттерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз