news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Әкият" курчак театрының яшь режиссеры "Ак бүре" әкиятен сәхнәләштерергә хыяллана

Татар халык әкиятләрен рус телендә куеп, "Әкият" курчак театры татар фольклорын дөньяга чыгара.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының яшь режиссеры Рафаэль Таһиров курчак театры сәхнәсенә “Ак бүре” әкиятен чыгарырга хыяллана. Бу хакта ул “Теремок” әкиятен сәнгать советына күрсәтер алдыннан “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде. “Мин бу әкиятне үзем өчен яңа гына ачтым. Нигәдер ул балачакта укылмый калган. Гаҗәеп әкият, эпик әсәр!” – диде ул татар халык әкиятенә сокланып. Рафаэль әкиятне оригиналда укып чыгып, инсценировкасын да әзерли башлаган.

Татар халык әкиятләрен рус телендә куеп, “Әкият” курчак театры татар фольклорын дөньяга чыгара. Әйтик, шушы көннәрдә театр коллективы Сахалинда “Өч кыз” әкиятен күрсәтеп кайтты. Әкият рус телендә куелган. "Гастрольләргә милли әсәрләр алып чыгарга тырышабыз", – ди театр директоры Роза Яппарова.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot