news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Әкият” курчак театрының татар труппасы гастрольләргә китте

“Өрә белмәгән көчек” спектакле шагыйрь һәм драматург Рүзәл Мөхәммәтшин пьесасы буенча куелган.

“Әкият” курчак театрының татар труппасы гастрольләргә китте
Михаил Захаров

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар дәүләт "Әкият" курчак театры “Өрә белмәгән көчек” спектакле белән республикабыз шәһәрләре буйлап гастрольләргә китте. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Бүген тетарның татар труппасы Алабуга район мәдәният йортында ике тапкыр спектакль күрсәтте. Иртәгә артистлар Чаллы шәһәренең 41нче гимназиясендә ике тапкыр спектакль уйныйлар. Гастроль программасында – Аксубай, Норлат, Яңа Чишмә районнары.

“Өрә белмәгән көчек” спектакле шагыйрь һәм драматург Рүзәл Мөхәммәтшин пьесасы буенча куелган. Әсәрне театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров сәхнәләштергән. Рәссам - Сергей Рябинин, композитор – Эльмир Низамов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot