news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Әкият” курчак театрында Яңа ел каникулларында күрсәтелә торган татар спектакльләренә ихтыяҗ зур түгел

Ата-аналар, татар телен аңламауны сәбәп итеп, аларга билетлардан баш тарта

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина ). Алдагы елларда Яңа ел каникуллары вакытында балаларын алып барырга татар телендә узучы чараларны газизләнеп эзләп йөргән ата-аналар өчен быел зур шатлык. “Әкият” курчак театры быел беренче тапкыр бәйрәмнәрдә Н.Абрамцеваның Л.Лерон тәрҗемәсендәге “Кыш бабай бүләкләре” дип аталган тамаша күрсәтә. 21 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 6 тамаша гына күрсәтелсә дә, ата-аналар күбрәк рус телендәге спектакльгә өстенлек бирә икән.

Театр директоры урынбасары Гөлфия Галәвиева бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференция вакытында билгеләп үткәнчә, татарча спектакльләрне пропагандалау һәрдаим алып барыла, билет саткан вакытта да милләте буенча татар булган ата-аналарга татар телендәге тамашаларга билет алырга киңәш итәләр. Әмма ата-аналар, татар телен аңламауны сәбәп итеп, ул билетлардан баш тарта. Алай да рус телендәге тамашага билетлар бик тиз арада сатылып беткәч, кайберләре татар телендәге спектакльләргә билет алган. Кассада әле татар телендәге спектакльләргә билетлар бар, сатып алырга мөмкин. Бәясе – 400 сум.

“Әкият” курчак театры рус телле тамашачыларга А.Веселовның “Солнышко һәм снежные человечки” спектаклен тәкъдим итә. Тамашалар 20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр көн саен күрсәтелә. 1 нче гыйнвар көнне генә тамашалар булмый. Спектакльләр иртәнге сәгать унда, көндезге сәгать беренче яртыда һәм өчтә башлана. Татар телендәге тамашаларга ихтыяҗ аның кадәр зур булмаса да, рус телендәгеләргә билетлар сатыла башлаган көнне үк таралып беткән. Билетлар таратучылар, “Билетти”, "Concert.ru" сайтлары аша да сатылган.

Яңа ел бәйрәмнәрендә әлеге театрга тамашага килүчеләрне Кыш бабай һәм Кар кызы каршы алачак, 8 метр озынлыктагы чыршы тирәсендә җитәкләп әйләндерәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot