news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әкият” курчак театрында Яңа ел чаралары башлана

Нәни тамашачылар Кыш бабай һәм Кар кызы белән әйлән-бәйлән дә уйный алачак

 (Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында тиздән Яңа елга багышланган тамашалар башлана. Бәйрәм чаралары 20 декабрьдән алып 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, 1 гыйнварда тамаша күрсәтү планлаштырылмый.

Нәни тамашачыларга Елена Тарховскаяның “Чуртан кушуы буенча”, Михаил Супонинның “Тылсымлы кар бөртекләре”, Наталья Абрамцеваның “Кыш бабай бүләкләре” (татар теленә синхрон тәрҗемә белән) спектакльләре тәкъдим ителә.

Театрның фойесында балаларны матур итеп бизәлгән чыршы каршы ала. Аның тирәсендә Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында әйлән-бәйлән уйнау каралган.

Балалар өчен шулай ук, интерактив уеннар, җырлар, биюләр оештырыла. Кыш бабай балалар белән бергә чыршы утларын кабызачак һәм “В лесу родилась елочка” җырын башкара, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100