news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әкият” курчак театрында - “Панчатантра” спектакле

Бүген Казандагы “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында һинд халкы гореф-гадәтләрен чагылдырган “Панчатантра” спектакле күрсәтеләчәк.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казандагы “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында һинд халкы гореф-гадәтләрен чагылдырган “Панчатантра” спектакле күрсәтеләчәк. Әлеге чара Россиядә Һинд елы кысаларында уздырыла.
Казан тамашачысы алдында «Ranga Sri Little Ballet Troupe» исемле һинд коллективы артистлары чыгыш ясаячак. Әлеге төркем 1952 елда Мумбай каласында оеша. Ансамбль иҗатында милли традицияләр һәм башкару сәнгатендәге профессиональлек ачыла. Артистлар бик еш гастрольләргә чыга. «Ranga Sri Little Ballet Troupe» төркеме Франциянең «Theatre des Nation», Эдинбург, Голландия һәм Мексикадагы Бөтендөнья фольклор фестивальләре лауреаты була.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә күрә, Казанга алып киленгән «Панчатантра» спектакле беренче тапкыр 1955 елның 12 февралендә тәкъдим ителә. Аның сюжетында «Митралабх» (“Дуслашу”) китабы ята. «Панчатантра» безнең телебездә “Биш китап” дип йөртелә. Спектакльдә төп геройлар – кошлар, хайваннар һәм урманда яшәүче башка җәнлекләр. Алар явызлыкка каршы көрәшә, юлда очраган кыенлыкларны җиңә, тамашачыны дус булырга өйрәтә. Тамаша балет, опера һәм драма элементларына корылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100