news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Әкият” курчак театрында - Җиңүнең 65 еллыгына багышланган премьера

Бүген “Әкият” Татар дәүләт курчак театры балаларга Нәби Дәүлинең “Җырлап узган җәй” әсәре буенча җырлы-биюле тамаша премьерасын тәкъдим итә

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Әкият” Татар дәүләт курчак театры балаларга Нәби Дәүлинең “Җырлап узган җәй” әсәре буенча җырлы-биюле тамаша премьерасын тәкъдим итә. Әлеге спектакль язучы, шагыйрь һәм драматург Нәби Дәүли тууына - 100 ел һәм Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә 65 ел тулуга багышлана.
Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Илдус Зиннуров “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, спектакль беренче тапкыр театрда 1988 елда уйнала. Бүген бу сәхнә әсәре яңартылып куела. Язучы Нәби Дәүли “Әкият” курчак театрының иң якын дусты була. 1939 елдан Язучылар берлеге әгъзасы булып торган язучы сугышка кадәр яшь язучылар һәм журналистлар арасында иң талантлылардан санала. 1941 елның 24 июнендә Нәби Дәүли фронтка китә. Августта Белоруссия җирендә фашистларга әсирлеккә эләгә. 1945 елның апреленә кадәр фашистларның концлагерьләрендә әсирлектә яши. 10 апрельдә аңа әсирлектән качу мөмкинлеге туа. Алманиягә Кызыл Армия гаскәрләре кергәч тә, Нәби Дәүли 1945 елның ноябрендә Казанга кайта.
Ватанына кайткач та, аңа 12 ел буе үз әсәрләрен бастырырга рөхсәт итмәгәннәр. Бары тик 1957 елда гына аның “Яшәү белән үлем арасында” романы дөнья күрә. 1977 елда Нәби Дәүлине "Бухенвальд-Дора үлем лагерендә фашистларга каршы хәрәкәттә катнашучы” медале белән бүләкләү турында карар чыга. Ләкин, кызганычка, бу медальне Нәби Дәүли үзе күрми. Медаль 1990 елда, үзе үлгәннән соң ярты ел узгач, язучының туганнарына тапшырыла.
Нәби Дәүли балалар язучысы буларак та билгеле. “Әкият” курчак театрында аның “Бәхет җыры” һәм башка әсәрләре сәхнәләштерелә. “Җырлап узган җәй” әсәрендә язучы балаларга Чикерткә, Үрмәкүч, Керпе, Кырмыска образлары аша “бәхетнең нигезе – эштә” дигән фикерне җиткерергә тели. Илдус Зиннуров сүзләренә караганда, спектакль балаларны эшне яратырга, булган теләккә ирешү өчен тырышырга кирәклеген өйрәтә. Әкият сюжеты нигезендә Чикерткә белән Кырмыскаларның мөнәсәбәте ята. Кырмыскалар җәй буе өй төзиләр. Чикерткә исә җырлап, биеп, чәчәктән-чәчәккә очып йөри. Аңа кырмыскалар “кыш килеп җитсә, нишләрсең, туңарсың бит, өең дә юк” дип әйтәләр. Чикерткә кырмыскалар киңәшләренә колак салмый. Менә кыш килә, Чикерткә туңып, еларга тотына. Кырмыскалар янына килә дә, өйләренә җибәрүләрен сорый. Кырмыскалар аңа көрәкне тоттырып, “эшләргә кирәк” дигән сүзләр белән өйләренә кертеп җибәрә.
Бүген баш Чикерткә ролен Татарстанның халык артисткасы Рәмзия Фәйзуллина башкара. Үрмәкүч ролендә – артист Юрий Чуктиев, Керпе ролендә – Татарстанның атказанган артисты Ришат Гыйззәтуллин, Кырмыскалар ролендә Татарстанның атказанган артисткасы Гөлнур Габдрахманова һәм Миләүшә Фәйзрахманова уйныйлар.
Спектакльнең рәссамы – Россиянең атказанган рәссамы Валентина Губская, композиторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Луиза Батыр-Болгари.
“Әкият” курчак театры 1934 елда оеша. Шул көннән башлап, театр рус һәм татар телләрендә спектакльләр куя. Хәзерге көндә театрда 100 гә якын кеше эшли, аларның 25е – актерлар. Театр репертуарында дөнья халыклары, рус, татар әкиятләренә, гыйбарәләренә нигезләнгән 30дан артык спектакль бар.
2008 елда “Әкият” Татар дәүләт курчак театры татар язучысы Абдулла Алиш исемендәге премиягә лаек була. Театр 1974 нче елдан УНИМА халыкара курчак театрлары оешмасы, ә 2005 нче елдан “XXI гасыр” Россия курчак театрлары ассоциациясе әгъзасы булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot