Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Әкият» курчак театрында беренче курчак театр лабораториясе эшли башлаячак
Лаборатория кысаларында ике рус һәм бер татар спектакльләренә эскизлар әзерләү планлаштырыла.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). 26 гыйнварда «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Әкият-LAB» беренче курчак театр лабораториясе эшли башлаячак. Ул 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев театр лабораториясенең иҗади башлангычлар өчен файдалы булуын һәм труппага тренинг максатыннан үткәрелүен билгеләп үтте. Проект кысаларында шулай ук яшь режиссерлар һәм рәссамнар белән танышу планлаштырыла.
«Театр үзенең үзенчәлекле эстетик моделен табарга тиеш. Лаборатория — бу юнәлештә адымнарның берсе», — дип аңлатты бу уйны режиссер.
Лаборатория кысаларында барлыгы өч спектакль — ике рус һәм бер татар спектакльләренә эскизлар әзерләү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз