news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әкият” курчак театрында артист Фәнзилә Сабированың юбилее билгеләп үтелде

30 еллык иҗат гомерендә Фәнзилә Сабирова 50дән артык роль уйнаган.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). Бүген “Әкият” Татар дәүләт курчак театры бинасында Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабированың 50 яшьлек юбилей кичәсе узды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова театр сәнгатен үстерүдә өлеш керткәне өчен Фәнзилә Сабировага Мактау грамотасы тапшырды.

"Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән хөрмәтле Фәнзилә ханымны асыл юбилее белән тәбрик итәм. Сез - 30 елдан артык бик күп якты рольләр башкаручы танылган талантлы актриса. Бүген сезне котларга дип башка театр артистлары да килгән. Бу сезнең иҗатыгызны барысы да ярата, дигән сүз. Иҗади хезмәтегез, талантыгыз өчен рәхмәт сезгә! Исәнлек-саулык, яңа матур образлар, иҗат уңышлары телим", - дип белдерде Дилия Хәйретдинова.

Юбилярга Казан шәһәре мәдәният идарәсеннән дә Мактау грамотасы тапшырылды. Фәнзилә ханымны шулай ук сабакташлары, хезмәттәшләре, туганнары, дуслары һәм Кама Тамагы районы Олы Кариле авылыннан килгән якташлары тәбрикләде, истәлекле бүләкләр бирде.

Сыйныфташлары әйтүенчә, Фәнзилә Сабирова өч тапкыр туган. "Чын туган көне - майда, паспортта - июньдә һәм бүген дә ул туган көнен бәйрәм итә", - диде сабакташлары. Фәнзилә ханым гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. Тагын энесе һәм сеңлесе бар. Үзе дә өч бала әнисе ул, өч кыз балага гомер бүләк иткән.

Тамаша барышында Фәнзилә Сабирова үзе уйный торган спектакльләрдән өзекләр уйнады. "Ул шулкадәр бирелеп уйный ки, әйтерсең лә шул курчакларга җан өрә", - дигән бәя бирде тамашачылар.

Минем бәйрәмем сезнең өчен дә бәйрәмгә әверелсен иде. Артист булуым белән мин бик бәхетле!" - дип, юбиляр кичәгә килгән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде.

Фәнзилә Сабирова – театрның иң үзенчәлекле актрисаларының берсе, татар төркеменең әйдәп баручы артисты. Быел Фәнзилә Сабированың иҗатына да 30 ел тулган. Шушы вакыт эчендә Фәнзилә ханым 50дән артык роль уйнаган. Аларның барысы да характерлы, тирән эчтәлекле образлар. Мәсәлән, “Котбетдин маҗаралары”нда Гөлчәчәк, “Кәҗә белән сарык” – Сарык, “Бүре җиләге” – Елгыр, “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” – Ләйсән, “Бардым күлгә, салдым кармак” – пәри малае, “Камыр-Батыр” – Сөмбел, “Җылантау” – Юка елан һәм башка рольләр.

Фәнзилә Сабирова театр сәнгатен үстерүдә өлеш керткәне өчен ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. 2005 елда театр сәнгате өлкәсендәге хезмәте өчен “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булган. 2017 елда “Тантана” премиясенең ”Курчак театрының иң яхшы актеры” номинациясендә лауреат исемен алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100