news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Әкият" курчак театрына яңа баш режиссер тәкъдим ителде

Юлия Әдһәмова яңа режиссерның театрга яңа тормыш, яңа буяулар алып килүен, әмма театрда моңарчы булган җылы атмосфераның саклануын теләде.

"Әкият" курчак театрына яңа баш режиссер тәкъдим ителде
пресс-служба театра кукол

(Казан, 2 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген "Әкият" татар дәүләт курчак театры коллективына яңа баш режиссер тәкъдим ителде. Илгиз Зәйниевне ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова тәкъдим итте.

Юлия Әдһәмова яңа режиссерның театрга яңа тормыш, яңа буяулар алып килүен, әмма театрда моңарчы булган җылы атмосфераның саклануын теләде.

Театр директоры Роза Яппарова коллективның яңа гына фестивальдән кайтуын хәбәр итте һәм фестивальнең уңышлы булуын искәртте. Ул кичә коллективның Илдус Зиннуровны зурлап ялга озатуын әйтте. Театр директоры Илдус Зиннуровның театрда 42 ел эшләвен билгеләп узды, ул чыгарган уңышлы спектакльләрне санады.

Роза Яппарова Илгиз Зәйниевнең яхшы драматург һәм режиссер булуын әйтте. Аның иҗаты белән танышып баруын ассызыклады. 

Курчак театры коллективы янына рәсми таныштыруга барыр алдыннан, Илгиз Зәйниев Камал театрында остазы Фәрит Бикчәнтәев белән күрешеп, аның фатихасын алып чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100