news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әкият” курчак театры янында боз шәһәрчеге эшли башлады

Аны Илсур Метшин ачты

(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ"). Казанда “Әкият” курчак театры янында боз шәһәрчеге эшли башлады. Кичә көтеп алынган ачылыш тантанасы, шулай ук якынлашып килгән Яңа ел белән шәһәрлеләрне башкала мэры Илсур Метшин котлады. Анда шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, шулай ук “Казгорсвет” МУП директоры Рөстәм Габделхаков, казанлылар катнашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Илсур Метшин барлык җыелган халыкны сәламләде һәм әлеге боз шәһәрчеге беренче ел гына ачылмавын, шәһәрлеләр өчен яратып өлгергән урыннарына әйләнүен билгеләп үтте. Быел да шәһәрчекне төзүчеләргә шактый тырышлык куярга туры килгән, аның төзелеше барышында 25 мең боз кисәге кулланылган. Шәһәр җитәкчесе төзелештә катнашкан кешеләргә тантанада рәхмәт сүзләре әйтте, казанлыларны якынлашып килгән Яңа ел бәйрәме белән котлады. “Әлеге елда күп эшләр башкардык, күп уңышларга ирешә алдык. Яңа ел башланыр алдыннан барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын телисе килә”, - дип теләкләрен җиткерде Илсур Метшин.

Искәртеп үтик: боз шәһәрчеге төзелеше Татарстан башкаласы өчен матур традициягә әйләнде. Быел аның террияториясендә 38 төрле объектлар урнаштырылган – боздан сыннар, аттракционнар һәм унлап төрле тау. Барлык тауларның да агач каркаслары бар, ул тауның бөтенлеген сакларга һәм теләсә нинди һава торышы шартларында да шәһәрлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә булыша.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрчектәге чын яшел чыршы бәйрәм мохитенең әһәмиятле элементы булып тора. 31 декабрьгә кадәр боз шәһәрчеге территориясендә “Җәнлекләрне тотып карау зоопаркы”н ачу планлаштырыла. Моннан кала, кечкенә казанлылар понига җигелгән чанада йөри ала.

Шәһәрчек территориясендә ТР башкаласында яшәүчеләрнең уңайлылыгы өчен җылытылган санитария үзәкләре һәм ягып җылытыла торган 2 кафе булдырылган, теләкләре булган кешеләр биредә җылына һәм тамак ялгап ала алалар. Шәһәрчектә даими рәвештә шәфкать туташы кизү тора, ә җәмәгать тәртибен саклауны шәһәр полициясе башкара.

Боз шәһәрчеге ачылышына килгән кунаклар өчен Кыш бабай, Кар кызы, әкият персонажлары катнашында күңел ачу программасы, Яңа ел җырлары, бию номерлары, шулай ук интерактив программалар һәм конкурслар әзерләнгән иде. Боздан төзелгән чыршы шәһәрчеге ачылышы тантанасы бәйрәм салюты белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100