news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әкият” курчак театры яңа сезонын ачты

Артистларны һәм тамашачыларны яңа сезон ачылу белән котларга Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова да килгән иде.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Әкият” Татар дәүләт курчак театры бүген Ркаил Зәйдулланың “Бүре җиләге” спектакле һәм “Хаврошечка” рус халык әкияте белән яңа 84нче сезонын ачты, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Әлеге спектакльләр - узган 83нче сезон премьералары.

Спектакльләр алдыннан тамашачыга татар һәм рус телләрендә сезон ачылуга багышланган интермедияләр тәкъдим ителде.

Артистларны һәм тамашачыларны яңа сезон ачылу белән котларга Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова да килгән иде.

Иртәгә татар тамашачысына үткән сезон ахырында чыккан “Тамчылар” спектакле тәкъдим ителәчәк. Пьеса авторы һәм режиссеры – Нәфисә Исмәгыйлева.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100