Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Әкият” курчак театры яңа сезонын 15 сентябрьдә ачачак
83нче сезонын театр “Зәбәрҗәт шәһәре тылсымчысы” премьерасы белән ача
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). 83нче театр сезонын “Әкият” курчак театры 15 сентябрьдә А.Богачева инсценировкасында А.Волков повесте буенча куелган “Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы” премьера спектакле белән ачып җибәрә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Спектакльне куючы-режиссер – РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рәссамы – Лилия Җамалетдинова ( Санкт-Петербургтан), композитор – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, пластика өлеше – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннаповадан.
“Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы” спектаклен “Әкият” курчак театры куелачак тамашалар планына күп санлы тамашачылар соравы буенча кертә.
“Әлеге спектакль дуслык, тылсым һәм геройларның онытылмаслык могҗизалары турында. Яшь тамашачылар кечкенә кыз Элли һәм аның дуслары белән бергә үзләрен бик күп сюрпризлар көтүче Тылсым илендә булырлар”, - дип билгеләп үтә спектакль режиссеры Илдус Зиннуров.
83нче театр сезонынының яңа премьераларында тагын П.Геннадьеваның “Теләмим дә, булмыйм да” («Не хочу и не буду») - ул иң кечкенә тамашачыларга багышланган; Р.Зәйдулланың «Бүре җиләге» («Волчья ягода»), Л.Кожевниковның “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” («Волк и семеро козлят») спектакльләре булачак.
Бүгенге көндә Татар Дәүләт “Әкият” курчак театрында II Халыкара «Шомбай-fest-2016» курчак театрлары фестиваленә әзерлек бара. Ул быел 26 сыннан 30 сентябрьгә кадәр үтәчәк. Фестиваль кысаларында актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үткәрү һәм Бресттан, Витебскидан (Беларусь), шулай ук Баку (Әзербайҗан), Белгород, Екатеринбург, Уфа, Владимир һәм башка шәһәрләрдән килгән курчак театры спектакльләрен күрсәтү каралган.
Октябрь аенда театр коллективы алмаш гастрольләр белән Липецк курчак театрына баруны планлаштыра. Театрда шулай ук актив рәвештә яңа елга әзерләнү башланган.
(Надия Шәйхетдинова әзерләде).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз