news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры яңа сезонда алты премьера тәкъдим итәчәк

Тамашачыларга Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен Илгиз Зәйниев куелышында, «Бүре һәм җиде кәҗә», «Пингвин баласы Пинка маҗаралары», «Тыпырдык» һәм «Шүрәле» балеты тәкъдим ителәчәк.

«Әкият» курчак театры яңа сезонда алты премьера тәкъдим итәчәк
"Әкият" театрының матбугат хезмәте

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). «Әкият» Татар дәүләт курчак театры нәни тамашачылар һәм аларның әти-әниләре өчен яңа 87 нче театр сезонын «Маугли» спектакле премьерасы белән ачып җибәрде. Бу сезонда театрда барлыгы алты яңа спектакль тәкъдим ителәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамашачыларга Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен Илгиз Зәйниев куелышында, «Бүре һәм җиде кәҗә», «Пингвин баласы Пинка маҗаралары», «Тыпырдык» һәм «Шүрәле» балеты спектакльләре тәкъдим ителәчәк.

«Маугли» спектакле режиссеры - Рафаэль Таһиров, рәссам-куючы — Мурманск шәһәреннән Софья Шахновская, композитор — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов, хореограф — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, сәхнә сугышларын куючы — Марсель Зиннәтуллин (Мәскәү).

«Зал реакциясеннән күренгәнчә, спектакль тамашачылар тарафыннан беренче хуплау алды һәм театр репертуарының лаеклы бизәге булачак», - дип билгеләп үттеләр театрның матбугат хезмәтендә.


news_right_1
news_right_2
news_bot