news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры Яңа ел бәйрәме тамашасын көнгә биш мәртәбә күрсәтә

Курчак театры нәни тамашачыларына «Кар кызы һәм тылсымлы тамаша» дип аталган яңа спектакле әзерләгән.

«Әкият» курчак театры Яңа ел бәйрәме тамашасын көнгә биш мәртәбә күрсәтә
"Татар-информ" архивы

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар дәүләт «Әкият» курчак театры быел Яңа ел бәйрәме тамашасын көнгә биш мәртәбә күрсәтәчәк. Тамашалар 17 декабрьдән башланды.

«Курчак театры нәни тамашачыларга һәм әти-әниләргә „Кар кызы һәм тылсымлы тамаша“ дип аталган яңа спектакле әзерләде. Яңа ел тамашалары 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк», — дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Яңа ел тамашасы өчен махсус әзерләнгән спектакльдә балалар көйсез Кар кызы, шаян Шомбай малае, Убырлы карчык, Шүрәле һәм башка татар халык әкиятләре каһарманнары белән очрашачак.

Яңа ел тамашалары татар телендә һәм рус телендә әзерләнгән. Тамаша вакытлары 10:00, 12:00, 14:00, 16:00, 18:00 сәгатьләргә билгеләнгән.

Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, быел Яңа ел тамашалары фойеда түгел, ә театрның Зур залында узачак. Тамашачылар спектакльдә үз урыннарында утырып катнаша.

Тамаша барышында Роспотребнадзор күрсәтмәләре буенча барлык куркынычсызлык чаралары да үтәләчәк, диелә матбугат үзәге хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot