news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Әкият” курчак театры яңа ел бәйрәме көннәрендә 82 тамаша күрсәтәчәк

Коллектив көнгә дүрт тамаша күрсәтергә җыена.

“Әкият” курчак театры яңа ел бәйрәме көннәрендә 82 тамаша күрсәтәчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә “Әкият” курчак театрында Яңа ел тамашалары башлана. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән рус һәм татар телендә булачак.

Коллектив сәгать 10нан башлап, көнгә дүрт тамаша күрсәтергә җыена. Соңгысы 17.30 сәгатьтә башлана. Артистлар 1 гыйнвар көнне генә ял итәчәк.

Спектакль алдыннан чыршы янында булачак “Яңа ел феериясе” тамашасының сценариен театр артисты, Татарстанның халык артисткасы Наталия Егорова язган.

Быел тамашачылар Э.Т.Гофманыңн “Щелкунчик” әкиятен, татар һәм рус телләрендә “Солнышко и снежные человечки” әкиятен карый ала. “Кояш һәм кар бөртекләре” дип аталган спектакль өч көн - 23, 25 декабрь һәм 3 гыйнвар көннәрендә барачак.

Яңа ел тамашалары 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot