Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Әкият” курчак театры татар спектакле белән халыкара фестивальдә дәрәҗәле диплом яулады
"Әкият” курчак театрының татар труппасы Казахстанның Актүбә шәһәрендә уздырылган V Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашты.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). “Әкият” курчак театрының татар труппасы Казахстанның Актүбә шәһәрендә уздырылган V Халыкара курчак театрлары фестивалендә “Курчаклар буенча иң яхшы рәссам эше” номинациясендә Диплом яулады. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.
Артистлар фестивальдә Зөлфәт пьесасы буенча куелган “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектаклен тәкъдим итте. Спектакльнең рәссамы - Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Губская.

Фестивальдә спектакль татар телендә уйналган.

“Дөньяның төрле илләреннән килгән коллективлар арасында “Әкият” курчак театры артистлары үзләренең профессиональлеге белән шаккатырды. Жюри әгъзалары театрны академик театрлар белән чагыштырган”, - ди театр җитәкчелеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз