news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театры совет чоры әкиятләренә яңача караш тәкъдим итә

Владимир Маяковскийның «Про моря и про маяк» һәм Аркадий Гайдарның «Мальчиш-кибальчиш» әкиятләре яртышар сәгатьлек бер альманахка берләштерелгән.

«Әкият» курчак театры совет чоры әкиятләренә яңача караш тәкъдим итә
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» Татар дәүләт курчак театры совет чоры әдәбиятына яңача карашлы ике спектакль чыгарды.

Владимир Маяковскийның «Про моря и про маяк» һәм Аркадий Гайдарның «Мальчиш-кибальчиш» әкиятләре яртышар сәгатьлек бер альманахка берләштерелгән.

Курчак спектакльләрен Россия дәүләт сәхнә сәнгате институтының курчак театры факультеты студентлары Марина Хомутова һәм Лидия Клириковалар куйды. Куючы рәссамнар — Анна Евменова белән Наталия Сальманович. Алар барысы да танылган режиссер һәм педагог Руслан Кудашов укучылары.

Спектакль эскизлары «Экият-LAB» курчак лабораториясе кысаларында эшләнгән иде. Лаборатория өчен совет чоры әсәрләре сайлап алынды.

«Әкият» курчак театры совет әдәбиятының танылган язучыларының патриотизмга корылган әсәрләренә яңача карашны күрсәтә. Спектакль үзенчәлекле сценографиясе белән дә җәлеп итә.

«Татар-информ» хәбәрчесе спектакльне кече сыйныфта укучы мәктәп балалары белән бергә карады. Балалар спектакльне кызыксынып күзәтте. Әмма алар аны аңлап бетерә алмаганнар иде дип саный. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100