news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Әкият" курчак театры Сахалинга килде

Аэропортта казанлыларны Сахалин курчак театрыннан хезмәттәшләре һәм дуслары каршы алды.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татар дәүләт "Әкият" курчак театры җитәкчелеге һәм артистлары Сахалинга килде. Аэропортта казанлыларны хезмәттәшләре һәм дуслары - Сахалино курчак театры актерлары каршы алды. Кунакларны каршы алуга Сахалин татарлары исеменнән "Туган тел" укыту-мәдәни үзәге дә кушылды. Бу хакта "Әкият" театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә ук гастрольләрне ачу тантанасы узачак. Сахалинда "Әкият" курчак театры артистлары Гадел Хәировның "Өч кыз" һәм Марина Протасованың "Бара мөгезле кәҗә" спектакльләрен күрсәтәчәк. Татар дәүләт "Әкият" курчак театры гастрольләре 14 апрельдән 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Спектакльләр Сахалин курчак театрының зур һәм кече залларында куелачак.

Ике төбәк арасындагы кара-каршы гастрольләр Татарстан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе хөкүмәтенең узара килешүе кысаларында уза. Әлеге документ сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлектән тыш мәдәни тәҗрибә алмашуны да күздә тота.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100