news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Әкият" курчак театры Сахалинга "Өч кыз" татар әкиятен алып бара

"Әкият" курчак театры спекаткльләре Сахалинда 14, 15 һәм 16 апрельдә күрсәтеләчәк.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Әкият” татар дәүләт курчак театры Сахалин өлкәсе белән Татарстан арасындагы алмаш гастрольләргә “Өч кыз” татар әкиятенә нигезләнеп эшләнгән спектакльне алып бара. Бу хакта Сахалин театры гастрольләре ачылыр алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә “Әкият” курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров сөйләде. Театр җитәкчелеге әлеге спектакльнең Сахалинда яшәүче милләттәшләребез өчен дә бүләк булуын әйтте.

“Әкият” курчак театрының “Өч кыз” (А.Хаиров) һәм “Идет Коза рогатая” (М.Протасова) исемле спектакльләре Сахалин шәһәрендә 14, 15 һәм 16 апрельдә күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot