news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры сәхнәсендә инклюзив фестиваль була

Конкурста бөтен Россиядән 70 бала катнашачак.

«Әкият» курчак театры сәхнәсендә инклюзив фестиваль була

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Татарстан башкаласында «На равных» инклюзив фестивале узачак. «Әкият» курчак театры сәхнәсендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар чыгыш ясаячак. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе порталында хәбәр ителә.

Конкурста бөтен Россиядән 70 бала катнашачак. Бәйгедә катнашучы иң кечкенә балага — 4,5 яшь, ә зурысына — 18 яшь.

Конкурсантлар 1-2 ноябрьдә сайлап алу турында «Сәнгатьле сүз», «Бию сәнгате», «Вокал», «Уен коралында уйнау» номинацияләре буенча үз номерларын тәкъдим итәчәк.

3 ноябрьдә иң яхшылар гала-концертта үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Фестивальдә катнашучыларга бай мәдәни программа тәкъдим ителә. Алар остаханәләрдә, шәһәр буенча экскурсиядә һәм башка чараларда катнаша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot