news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры республика районнары буйлап гастрольләргә чыга

Спектакльләр Лаеш, Югары Ослан, Апас мәдәният йортларында, Чистайның «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә күрсәтелә.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). 15 марттан 19 мартка кадәр «Әкият» Татар дәүләт курчак театры республика районнары буйлап гастрольләргә чыга.

Театрның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, артистлар яшь тамашачыга Габдула Тукай әкияте буенча куелган «Су анасы» һәм Аманулланың «Мактанчык Әтәч» спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

Зиннур Хөснияр инсценировкасы буенча куелган «Су анасы» спектакле Габдулла Тукайның 135 еллык юбилей уңаеннан күрсәтелә. Спектакль Төркиянең Искешәһәр һәм Анкара шәһәрләрендә үткәрелгән халыкара курчак театрлары фестивальләрендә катнашкан.

Спектакльләр Лаеш, Югары Ослан, Апас мәдәният йортларында, Чистайның «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә күрсәтелә.

Билетларны үткәрү урыны кассаларында сатып алырга мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot