news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры Республика балалар клиник хастаханәсендә чыгыш ясады

Театр хәйриячелек белән актив шөгыльләнә, хәйрия бәйрәмнәрен еш үткәрә.

«Әкият» курчак театры Республика балалар клиник хастаханәсендә чыгыш ясады
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театры артистлары Республика балалар клиник хастаханәсенең онкология һәм гематология бүлегендә ятучы балалар янына бардылар. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Артистлар Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланучы балалар өчен Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары катнашында Яңа ел тамашасы күрсәткән. «Безнең «Әкият» курчак театры артистлары нәни тамашачыларга чын мәгънәсендә тылсымлы бәйрәм атмосферасы тудырды», - ди театр җитәкчелеге.

Театр хәйриячелек белән актив шөгыльләнә, хәйрия бәйрәмнәрен еш үткәрә. Артистлар балалар йортларында һәм интернатларда чыгышлар ясый, хәйрия акцияләрендә актив катнаша.

Быел театрның Яңа ел тамашасы да премьерага кадәр ике көн дәвамында социаль ярдәм оешмалары аша таратылган чакыру билетлары белән килгән тамашачыга күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot