news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Әкият” курчак театры нефть районнары буенча гастрольләргә чыкты

Тамашачыларга алар “Кәкрүшкә” спектаклен тәкъдим итә

 (Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Кичә “Әкият” балалар курчак театры артистлары республиканың нефть районнары буенча гастрольләргә чыгып китте.

Тамашачыларга алар Ренат Харис әсәре буенча куелган “Кәкрүшкә” спектаклен тәкъдим итә. Спектакльне сәхнәгә РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куйган.

Бу спектакль XI Халыкара “Нәүрүз” театр фестивалендә дә катнашкан иде.

Бүген “Кәкрүшкә”не Әлмәт шәһәре нәниләре караган. Иртәгә “әкиятле”ләр Түбән Камага юл тота. 16 октябрьдә курчак театры спектаклен Азнакай, ә 17 се Алабугада карарга мөмкин булачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot