Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әкият» курчак театры «Мин татар телен яратам» флешмобы игълан итә
Җиңүчене 21 февраль — Халыкара туган тел бәйрәме көнендә игълан итәләр.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). «Әкият» Татар дәүләт курчак театры «Мин татар телен яратам» флешмобы игълан итә.
«Флешмобта катнашу өчен 20 февральдән дә соңга калмыйча, танылган татар шагыйрьләренең шигырьләрен татар телендә сәнгатьле укып, видеоязманы Instagram социаль челтәренә эләргә кирәк», дип хәбәр итә Курчак театрының матбугат хезмәте.
Видеоязмага #Минтатартеленяратам хэштегын өстәргә һәм театр аккаунтын билгеләргә кирәк. Видеоның 2 минуттан артмавы сорала. Флешмобта катнашучының исем һәм фамилиясен күрсәтергә кирәк.
Җиңүче 21 февраль — Халыкара туган тел бәйрәме көнендә игълан ителәчәк. Бүләк — ике кешегә чакыру билеты.
Акция татар телнең кулланылышын популярлаштыру, аның үсешенә ярдәм итү өчен юнәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз