Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әкият» курчак театры марионеткалар һәм күләгә театры буенча белгечләрдән дәрес ала
«Әкият-LAB» лабораториясе театр базасында 21-25 февраль көннәрендә эшләячәк.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» Татар дәүләт курчак театры III театр лабораториясенә әзерләнә. «Әкият-LAB» лабораториясе театр базасында 21-25 февраль көннәрендә эшләячәк.
«Лабораториянең уникальлеге кыска вакыт эчендә профессионаллар командасына зур нәтиҗәләргә ирешү бурычы куелуда. Театр яңа юнәлешләрдә — марионетка курчаклар белән һәм күләгә театры форматында эш итәргә әзерләнәчәк», — дип хәбәр итә тетарның матбугат үзәге.
Лабораториягә Образцова исемендәге Дәүләт курчак театрының баш рәссамы Виктор Антонов, Мәскәү күләгә театрының сәнгать җитәкчесе Виктор Платонов чакырылган.
Биш көн дәвамында бутафор цехларында марионетка курчакларын конструкцияләү буенча эш барачак, күләгә театры үзенчәлекләре өйрәнеләчәк.
РНИСИ доценты Дмитрий Кошмин актерлык осталыгы дәресләре дә бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз