news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әкият” курчак театры "Кызыма дигән альбом" спектакленең премьерасын тәкъдим итә

Пьесаның авторы — Нәҗип Җиһановның оныгы

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). 9 октябрь көнне “Әкият” Татар дәүләт курчак театры Алексей Егоров әсәре буенча куелган "Кызыма дигән альбом"/"Альбом для дочери"  спектакленең премьерасын тәкъдим итә.

Пьесаның авторы — Нәҗип Җиһановның оныгы. Спектакль танылган композиторның истәлекләренә, хатларына нигезләнеп язылган, анда Н. Җиһановның көйләрен дә ишетергә мөмкин булачак.

"Кызыма дигән альбом" серле һәм мистик вакыйгаларга бай. Спектакльдә төп предмет — рояль. Ул яшь тамашачыларга классик музыка ярдәмендә фантазиянең уйнаклыгын тоярга мөмкинлек тудыра. Тамашада күләгә курчаклары һәм мультипликация кулланылачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100