news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры Хабаровский өлкәсендә алмаш гастрольләрен башлады

«Әкият» курчак театры Хабаровский өлкәсендә яшәүчек татарлар белән очрашырга җыена — аларга «Су анасы» әкияте күрсәтеләчәк.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Хабаровскида «Әкият» татар дәүләт курчак театры гастрольләре башланды. Бүген коллектив биредә М.Протасованың «Идет коза рогатая» интерактив әкиятен күрсәтте.

«Гастрольләр 13 — 21 ноябрь көннәрендә үтә. Театр „Зур гастрольләр“ федераль проекты өчен В.Катаевның „Цветик-семицветик“ һәм Тукайның „Су анасы“ спектакльләрен алып барды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Әкият» курчак театры Хабаровский өлкәсендә яшәүче татарлар белән очрашырга җыена — аларга «Су анасы» әкияте күрсәтеләчәк.

Алмаш гастрольләр кысаларында Хабаровский өлкә курчак театры Казанга Е.Шварца «Сказка о потерянном времени», П.Козец һәм С. Елизованың «Дедушкины сказки», Н.Федосейкинаның «Принцесса на горошине» әкиятләрен алып килде. Театр гастрольләре 21 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Бу Хабаровский һәм Татарстан курчак театрлары арасындагы беренче алмаш гастрольләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot