news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры фестивальдән «Новация» номинациясендә җиңү белән кайтты

Курчак театры «Белгородская забава» халыкара курчак театрлары фестивалендә «Shurale: новая фантазия» спектакле белән катнашты.

«Әкият» курчак театры фестивальдән «Новация» номинациясендә җиңү белән кайтты
Михаил Захаров

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театры «Белгородская забава» халыкара курчак театрлары фестивалендә «Новация» номинациясендә диплом алып кайтты.

«Җиңүчеләр фестиваль ябылу тантанасында игълан ителде. Дипломны курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев кабул итеп алды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Курчак театры фестивальгә «Shurale: новая фантазия» спектаклен алып барган иде. Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты музыкасы нигезендә яңа либреттоның авторы һәм спектакльнең режиссеры — Илгиз Зәйниев.

Хореографик спектакльдә Шүрәле ролендә — Камал театры артисты Илдус Габдрахманов.

«Белгородская забава» халыкара курчак театрлары фестивале 30 сентбярь — 5 октябрь көннәрендә Белгород шәһәрендә үтте. Программада — Россия, Беларусь, Төркия театрларының 20 спектакле. 

news_right_1
news_right_2
news_bot