news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әкият” курчак театры драма театрларының курчак спектакльләре куюына каршы чыга

Республика татар драма театрлары арасында Минзәлә, Буа һәм Кариев театрлары курчак спектакльләре куеп карадылар.

“Әкият” курчак театры драма театрларының курчак спектакльләре куюына каршы чыга
Михаил Захаров

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Әкият” Татар дәүләт курчак театры драма театрларының профессиональ рәвештә курчак йөртә белмәгән килеш курчак спектакльләре куюына каршы чыга. Бу проблема бүген “Татар-информ”да курчак театры җитәкчелеге һәм артистлары белән үткән матбугат конференциясендә күтәрелде.

Матбугат конференциясендә театр директоры Роза Яппарова, баш режиссеры Илдус Зиннуров, театр артистлары Фәнзилә Сабирова, Эльвира Гыйлемханова, Эдгар Гайнуллин катнашты.

“Хәзер республиканың курчак театрлары курчак алалар да әкият куялар. Әмма ул аларның бик начар килеп чыга, - ди курчак театры артисты Эльвира Гыйлемханова. – Бәлки, аларның үз сәнгатьләренә ихтыяҗ беткәндер дә, алар курчаклар белән акча эшләргә тырышалардыр. Хәзер шундый тенденция китте һәм аны әйтмичә ярамый. Ә бит без курчак йөртергә, курчакны җанландырырга дүрт ел өйрәндек. Бездән яхшырак эшли алсалар, эшләп карасыннар. Начаррак эшләргә кирәкми”.

Эльвира Гыйлемханова курчак спектакле куйган Буа театрын мисал итеп китерде.

“Бәлки моны уставка языргадыр. Драма театры курчак спектакле куярга тиеш түгел. Аларның белгечләре юк! Курчак селкиләр дә, куйдык дип саныйлар”, - дип сүзгә кушылды баш режиссер Илдус Зиннуров.

Темага театр директоры Роза Яппарова да ачыклык кертте. “Быел Минзәлә театры “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында курчак спектакле куярга җыена. Мин Актерлар йортында федераль проектлар буенча үткәрелгән утырышта драма театрларының курчак спектакльләре куюына каршы булуымны әйттем. Курчакны бит аны күтәреп йөрергә генә түгел, җанландырырга өйрәнергә кирәк. Безнең артистлар моңа укыган. Бу проблема бар һәм без аны җәмәгатьчелеккә чыгарабыз”, - диде театр директоры.

Театр артисты Фәнзилә Сабирова журналистлар алдында ук үзенең кулындагы Шомбай курчагын җанландырып күрсәтте.

Республика татар драма театрлары арасында Минзәлә, Буа һәм Кариев театрлары курчак спектакльләре куеп карадылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100