news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Әкият" курчак театры директоры спектакльләрне тәрҗемә белән карауга каршы

"Татарча спектакльне тәрҗемә белән карау - рус спектакле карау була" дигән фикердә Роза Яппарова.

"Әкият" курчак театры директоры спектакльләрне тәрҗемә белән карауга каршы
Султан Исхаков

(Казань, 7 март, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). "Әкият" курчак театры директоры Роза Яппарова татар спектакльләренә килгән балаларның колакчын (наушник) куллануына каршы. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында әйтте.

"Бу хакта дәшмәм дигән идем, әмма әйтми кала алмадым. Мин балаларның татарча спектакльләрне колакчын киеп, русчага тәрҗемә белән каравына каршы. Бу - бит рус спектаклен карау кебек килеп чыга. Әгәр алар татар тамашасына килгән икән, башыннан ахырына кадәр татарча карарга тиеш. Бу - минем фикерем", - диде директор һәм театр репертуарында татарча спектакльләр булуына да басым ясап үтте.

Роза Яппарова сүзләренчә, театрда колакчыннар бар. Әмма нәни тамашачылар алардан сирәк куллана. Гадәттә, аларны төрле театр фестивале кысаларындагы спектакльләр вакытында һәм Россиянең башка төбәк театрлары гастроле вакытында файдаланалар.

"Югары профессионализм белән сугарылган спектакльләр кызыклы булырга тиеш. Ә талантлы актер һәр репликаны залның соңгы рәтендә утыручыга кадәр җиткерә белергә тиеш", - дип саныйм диде " Әкият" курчак театры директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100