Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әкият» курчак театры данлыклы «Мырау батыр» спектаклен чыгара
Яңа тамашаның премьерасы 29, 30 октябрь көннәрендә була.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында Нәкый Исәнбәт әкиятенә нигезләнгән «Мырау батыр» спектакленең репетицияләре бара.
«Бүгенге көндә театрда курчаклар һәм декорацияләр әзерләү тәмамланып килә, Зур сәхнәдә тулы көчкә репетицияләр уза», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Яңа тамашаның премьерасы 29, 30 октябрь көннәрендә була.
Әсәрне сәхнәгә театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куя. Рәссам — Екатерина Спиридонова. Композитор — Миләүшә Хәйруллина.
Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз