Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Әкият” курчак театры бер-бер артлы ике фестивальдә катнаша
Рәсми рәвештә театр сезоны 2 октябрьдә ачылачак
(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанның “Әкият” курчак театры бер-бер артлы ике фестивальгә чакыру алган.
23-28 сентябрь көннәрендә театрның рус труппасы “Вятка — балачак иле” II Халыкара фестивальдә катнашырга планлаштыра. Чара Киров шәһәрендә узачак. Әлеге фестивальдә “әкият”леләр 2012 елда В. Катаевның «Цветик-семицветик» спектакле белән катнашкан булган. Быел исә жюри хөкеменә К. Чуковскийның «Муха-цокотуха» спектаклен тәкъдим итәргә ниятлиләр.
Фестивальнең жюри составына танылган театр тәнкыйтьчеләре Ольга Глазунова (Мәскәү), Валерий Шадский (Рязань), Евгения Кириллова (Санкт-Петербург), Нина Монова (Мәскәү), Анна Некрылова (Санкт-Петербург) керә.
Фестивальдә Белгород, Ижевск, Төмән, Кострома, Омск, Түбән Новгород өлкәсе һ.б. җирләрдән катнашучылар көтелә.
“Әкият” театрының татар төркеме исә Уфа шәһәрендә узачак “Театраль Идел буе”- «Ниточка-II» фестивалендә катнаша. Ул 26-30 сентябрь көннәрендә узачак. Фестиваль кысаларында жюрига Габдулла Тукай әсәре буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектаклен тәкъдим ителә.
"Әкият" рәсми рәвештә быелгы театр сезонын 2 октябрьдә ачырга ниятли, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз