news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театры бөҗәкләр дөньясыннан бәби спектакле чыгарды

Тамашаны берьюлы 26 кеше — бәбиләр һәм аларны алып килгән өлкәннәр карый ала.

«Әкият» курчак театры бөҗәкләр дөньясыннан бәби спектакле чыгарды
Автор фотосы

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» курчак театры нәниләргә күбәләк ясау серләрен өйрәтә. Театрның яңа бәби спектакле бөҗәкләр тормышын үз эченә ала.

«Один день из жизни Улитки» дип аталган бәби спектаклен Мәскәүдән чакырылган Ольга һәм Юрий Устюговлар чыгарды. Спектакль Казанда кую өчен махсус язылган. Режиссер Юрий Устюгов әйтүенчә бәби спектакль кую өчен иң беренче кагыйдә — ихласлык.

Спектакль театр фойесында күрсәтелә. Бәби тамашасы өчен биредә йомшак ширмалар белән әйләндереп алынган махсус бүлмәчек корылган. Тамашачылар аяк киемен салып йомшак келәмгә утыралар.

Тамашаны берьюлы нибары 26 кеше — бәбиләр һәм аларны алып килгән өлкәннәр карый ала. Әкият 10 айлыктан башлап һәм аннан өлкәнрәк балаларга карарга тәкъдим ителә.

Әкияти тарихны нәниләргә өч артист сөйли. Төп герой — әкәм-төкәм. Балалар күбәләк кортына күп итеп кычыткан һәм төрле үлән ашатсаң, әлеге кортларның гүзәл күбәләккә әверелүен күрә.

Тамаша дәвамында балаларга артистлар арасына кереп уенга кушылу мөмкинлеге дә бар. Алар әлеге мөмкинлектән файдаланып тамаша үзәгендә кайныйлар.

Бәби спектаклен карарга ТР Дәүләт Советы депутаты, «Кече ватан мәдәнияте» федераль проектының Татарстан кураторы Наталья Рыбакова да килгән иде. Ул театрга һәм авторларга рәхмәтен җиткерде. Тамашачыларны театрның башка спектакльләрен дә карарга чакырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100