news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театры Ашхабадта «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәткән

Театрның татар труппасы Төрекмәнстанда узган «Бәхет эпохасының театр сәнгате» Халыкара фестивалендә катнашып кайтты.

«Әкият» курчак театры Ашхабадта «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәткән
«Әкият» курчак театры

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәрендә театр фестивалендә «Әкият» татар дәүләт курчак театры күрсәткән «Кәҗә белән Сарык» спектаклен карарга биредә яшәүче татарлар да килгән. Бу хакта театрның матбугат үзәге җитәкчесе Дилия Шаязданова хәбәр итә.

Театрның татар труппасы Төрекмәнстанда узган «Бәхет эпохасының театр сәнгате» Халыкара фестивалендә катнашып кайтты. Театр Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә белән сарык» спектаклен Төрекманстан дәүләт курчак театры сәхнәсендә куйган. Иҗади сәфәрдә театр директоры Роза Яппарова һәм озак еллар театрның баш режиссеры булып эшләгән Илдус Зиннуров катнашкан.

Театр җитәкчелеге фестивальгә баруның үзара элемтәләр урнаштыру өчен дә мөһимлеген ассызыклый. «Һәр фестивальгә бару финанс чыгымнары таләп итә. Нинди генә талантлы булсаң да, финанс ярдәме булмаса, беркая бара алмыйсың. Без бер-береңә йөрешеп тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек биргән өчен Татарстан Хөкүмәтенә һәм Мәдәният министрлыгына рәхмәтле», — ди оештыручылар

Спектакль карарга килгән Төрекмәнстанда яшәүче татарлары спектакльне яратып кабул иткән. Алар милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрен спектакль аша күрсәткән өчен артистларга зур рәхмәтләрен белдергән.

«Ашхабадта театрларга игътибар зур. Анда тамашачы да аерылып тора. Бик тәртиплеләр — залда телефон белән уйнап утыру, кереп-чыгып йөрүләр юк», — ди театр директоры. «Безнең спектакльгә иң хисле яшь тамашачы килгән иде. Эмоцияләрне яшермиләр, рәхәтләнеп көләләр, кул чабалар», ди театр артисты Юрий Чуктиев.

Ашхабад театр фестивалендә АКШ, Эстония, Һиндстан, Стамбул, Пакистан, Әфганстан, Иран, Казахстаннан драма театрлары һәм Таҗикистан, Казан, Киев, Брянск, Санкт-Петербургтан курчак театрлары катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100