news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры артистлары Республика балалар клиник хастаханәсендә чыгыш ясаган

Курчак театры артистлары хәйрия яңа ел бәйрәме үткәргән.

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Яңа ел алдыннан «Әкият» татар дәүләт курчак театры Республика балалар клиник хастаханәсенең онкология һәм гематология бүлегендә ятучы балалар янына барганнар. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Артистлар балалар өчен чыршы тирәли интермедия ясаганнар. Үзләре белән Кыш бабайны, Кар кызын һәм әкияти персонажларны алып килгәннәр.

Театр хәйриячелек белән актив шөгыльләнә, хәйрия бәйрәмнәрен еш үткәрә. Артистлар балалар йортларында һәм интернатларда чыгышлар ясый, хәйрия акцияләрендә актив катнаша.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot