news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театры архив спектакльләрен видеоязмада карарга тәкъдим итә

Хәзерге вакытта театр тагын ике спектакльне видеоязмасын сайтка куярга әзерли.

«Әкият» курчак театры архив спектакльләрен видеоязмада карарга тәкъдим итә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). «Әкият» татар дәүләт курчак театры үзенең архив спектакльләрен видеоязмада карарга тәкъдим итә. Спектакльләр турында мәгълүмат һәм аларның сылтамасы театрның рәсми сайтына урнаштырылган.

Хәзерге вакытта YouTube-каналга Ренат Харисның «Абай-бабай аланы» һәм «Приключения Колобока» рус халык әкияте буенча куелган спектакльләрнең видеоязмасы куелган.

«Әлеге фәлсәфи әкият кешенең аның тирәсендәге барлык хәлләр өчен җавап булу темасын күтәрә. Билгеле булганча, эре күңелсезлекләр вак ялгышлыклардан башлана. Ә алар безнең тормышта җитәрлек», дип анонс бирә театр татарча куелган «Абай-бабай аланы» әкияте турында.

Спектакльләрне озак еллар театрның баш режиссеры булып эшләгән Илдус Зиннуров куйган.

Театрның әдәби бүлек мөхәррире Дилия Шаязданова әйтүенчә, хәзерге вакытта театр тагын ике спектакльнең видеоязмасын сайтка куярга әзерли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100