Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Әкият” курчак театры 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк
Яшь казанлыларга һәм кунакларга “Новогодние приключения Бременских музыкантов” күрсәтеләчәк.
(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Казанның “Әкият” курчак театрында 19 декабрьдән рус һәм татар телләрендә традицион яңа ел тамашалары башланып китәчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Актерлар барлыгы 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк, аларны 20,5 мең тамашачы карар дип көтелә. Бәйрәм чаралары 8 гыйнварга кадәр дәвам итә. Тамашалар шулай ук 13 һәм 14 гыйнвар көннәрендә дә оештырыла.
Яшь казанлыларга һәм кунакларга “Новогодние приключения Бременских музыкантов” интермедиясе күрсәтеләчәк. Программада шоу – Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары катнашында күңелле уеннар, күңелле бәйгеләр, костюмнар парады булачак.
Интермедиядән соң тамашачылар спектакльләр карый ала. Быел кунакларга һәм яшь тамашачыларга Астрид Линдгреннең “Малыш и Карлсон”, Наталья Абрамцеваның “Кыш бабай бүләкләре” күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз