Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Әкият” курчак театры 80 еллык юбилеен уздыра
Хәзерге вакытта театрда 100 кеше хезмәт куя
(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). 20 ноябрь көнне “Әкият” Татар дәүләт курчак театры үзенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Чара кысаларында архив фотолары, документаль материаллар һәм төрле елда сәхнәләштерелгән спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителәчәк. Бу кичәдә курчак театрын ачу башлангычында торучыларны, тормышларын сәнгатьнең әлеге төренә багышлаганнарны искә алу да ниятләнә.
Искәртеп узабыз: “Әкият” курчак театрына 1934 елда нигез салынган, театр рус һәм татар телләрендә эшли. Хәзерге вакытта театрда 100 кеше хезмәт куя, шулардан 30ы – актер. Репертуарда 40тан артык спектакль, аларда татар, рус, француз, шәрык, инглиз, румын һәм башка халык әкиятләре тәкъдим ителгән. Спектакльләрдә курчакларның классиктан алып заманчага кадәр – төрле системалары кулланыла.
2008 елда театр татар язучысы Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты булуга иреште, ә 1974 елдан башлап УНИМА – Халыкара курчак театрлары оешмасының коллектив әгъзасы булды, 2005 елдан башлап – “Курчак театры – XXI гасыр” Россия ассоциациясе әгъзасы, дип хәбәр ителә театр сайтында.
2012 елның 1 мартыннан башлап театр чыннан да, әкияти яңа биналы булды: биредә ике тамаша залы, алар өр-яңа җиһазлар һәм остаханәләр белән тәэмин ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз