news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әкият” дәүләт курчак театры артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов дебют спектаклен чыгарды

Курчак театрында «Волк и семеро козлят» спектакле куелды.

“Әкият” дәүләт курчак театры артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов дебют спектаклен чыгарды
"Әкият" театрының матбугат хезмәте

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). «Әкият» дәүләт курчак театры артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов үзен режиссёрлыкта сынап карады — театрда «Волк и семеро козлят» спектакленең премьерасы дөнья күрде.

Эльвира Гыйлемханова инсценировкасы буенча куелган «Волк и семеро козлят» спектакле — Татарстанның атказанган артисты Дилүс Хуҗиәхмәтовның режиссер буларак дебют эше. Моңарчы тамашачы аны утызлап роль уйнаган актер буларак белә иде.

Дилүс Хуҗиәхмәтовның танылган рольләре — А.Цагарелинең «Ханума» спектаклендә кенәз Вано Пантиашвили, Гоголь әсәре буенча куелган «Ночь перед Рождеством» спектаклендә Чуб һәм Пацюк, Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әҗәл.

Режиссёр традицион ширма артында уйнала торган спектакль форматын сайлаган. Ягъни, актерларны күренми, ә курчаклар уенын гына тамаша кылырга мөмкин.

«Спектакль һәр сабыйны, бәлагә эләкмәс өчен, олылар киңәшләренә колак салырга, ә иң мөһиме — һәркемгә әнине тыңларга өйрәтә. Гаилә белән карау өчен менә дигән әкият бу», — ди оештыручылар.

  • Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында чыкты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100